Гарәп дәүләтләре лигасы илчесе Рөстәм Миңнехановка 250 еллык догалык бүләк итте
Гарәп дәүләтләре лигасы илчесе Вәлид Хәмид Шилтаг Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 250 еллык кулъязма догалык алып килгән. Махсус бүләк төшерелгән видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында куйды.
Миңнеханов мондый китапларга киштәдә аерым урын бирүен билгеләп үтте.
«Бу китаплар безне сакласыннар өчен» - дип өстәде республика җитәкчесе.
Видео: Лилия Галимованың Телеграм-каналыннан.