Түбән Камада яшәүчеләрнең шикаятеннән соң яшь каеннарны кисү туктатылды
Узган атнада шәһәр пабликларының берсе Түбән Кама кешесенең хәбәрен бастырган иде, ул паркта ни өчен яшь каеннарны кисүләрен сораган. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев бүген агач кисү туктатылуын хәбәр итте. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
«Нефтехимиклар паркында агач кисү туктатылды! Игътибарлы түбәнкамалыларга рәхмәт! Яшь агачларны кисү ярамый! Дөрес эшләмәгән хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә туктатырга кушылды. Вазгыятьне ачыклаячакбыз!» — дип язган шәһәр җитәкчесе Телеграм-каналында.