Рөстәм Миңнеханов «Идел – Янцзы» Советының бишенче утырышында катнаша
Казанда «Идел – Янцзы» Советының халыкара хезмәттәшлек буенча бишенче утырышы башланды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Рәсми өлеш башланыр алдыннан чарада катнашучылар бергәләп фотога төшкән, алар арасында Рөстәм Миңнеханов та бар.
Алдарак «Татар-информ» Казанда «Идел – Янцзы» Советының бишенче утырышы башлануын язган иде. Чара Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Респуликасы Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин рәислегендә уза.
Комаров искәрткәнчә, бу форматның идеясе 2021 елда Казанда барлыкка килә. Көн тәртибендә – сәнәгать, логистика, агросәнәгать комплексы һәм файдалы казылмалар табу өлкәләрендә уртак проектлар. Төбәкара килешүләр имзалау көтелә.
Казанда Россиянең 14 һәм Кытайның 6 төбәгеннән делегацияләр килде. Программада – эшлекле очрашулар, мәдәни чаралар һәм «Идел – Янцзы» Югары уку йортлары ассоциациясе форумы ачылышы.