Тугызынчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханы чоры башлана
Чәршәмбе көнне тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханның төп чоры башлана. Алар өчен ике юл бар – 10 сыйныфта укуны дәвам итү яки көллиятләргә укырга керү. Бу хакта «Российская газета» яза.
Быел өч төбәктә - Мәскәү, Санкт - Петербург һәм Липецк өлкәсендә – төп дәүләт имтиханын тапшыру эксперименталь режимда узачак. Биредә көллиятләргә керергә җыенучы тугызынчы сыйныф укучылары бары тик ике мәҗбүри имтихан тапшырачак - рус теле һәм математика. Укуларын 10 нчы сыйныфта дәвам итәргә ниятләүчеләр өчен исә барысы да үзгәрешсез кала: ике мәҗбүри имтихан һәм икесе - сайлап алу буенча.
Төп дәүләт имтиханын Россия буенча 1,6 миллионнан артык тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак.
Имтиханнар Россиянең 85 төбәгендә һәм 57 чит ил мәктәпләрендә узачак.