World News

Казанда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең яңа чаралары турында фикер алыштылар

Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды, анда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында төбәк законнарына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Утырышны юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик уздырды. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр итә.

Совет әгъзалары Россия Президентының 2024 елның 23 гыйнварында «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында» 63нче карарын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән закон проектын хуплады. Документ белән субъектларга күп балалы гаиләләрдә 6 яшькә кадәрге балаларны бушлай дару белән тәэмин итәргә тәкъдим ителгән.

Хәзер Татарстанда өч яшькә кадәрге барлык балалар да бушлай дарулар белән тәэмин ителә, ә күп балалы гаиләләрдә өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балаларга аларны сатып алуга субсидия бирелә. Яңа закон проекты акчалата компенсацияне әлеге категориядәге балаларны дарулар белән турыдан-туры түләүсез тәэмин итүгә алмаштырырга тәкъдим итә.

Субсидия алучы гаиләләр өчен сайлау хокукы сакланачак: алар түләүләрне билгеләнгән срок тәмамланганчы алуларын дәвам итә яки ярдәмнең яңа формасына күчә ала.

Документны алга таба республика Дәүләт Советында карау өчен Татарстан Министрлар Кабинетына җибәрү планлаштырыла.

Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Читайте на сайте