World News

Миңнеханов һәм Чжан Гоцин Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды

Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры урынбасары Чжан Гоцин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Тантанада шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Татарстан Россия һәм Кытай дуслыгына үз өлешен кертә!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында бу вакыйгадан соң.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казанга «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышы чараларында катнашу өчен килгән Чжан Гоцин элегрәк Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, Казан федераль университетында (шул исәптән аның музеенда) булды, шулай ук Казан Кремле территориясендәге тарих һәм архитектура һәйкәлләре белән танышты.

Читайте на сайте