World News

Казанда яшүсмерне бәрдереп качып киткән йөртүчене автоинспекторлар тапкан

Казанда кичә Җиңү проспектында җәяүлеләр кичүендә яшүсмерне бәрдереп, авария урыныннан качып киткән «Лада Гранта» машинасы йөртүчесен автоинспекторлар тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре автомобильне һәм аның йөртүчесен ачыклаган. Ул 1951 елгы, Казанда яшәүче, 30 ел машина йөртү стажы булган ир-ат булып чыккан», – дип сөйләделәр Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ГАИ бүлеге җитәкчесе Михаил Савин.

Хокук бозган ир-атка карата административ беркетмә төзелгән. Шулай ук аны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Читайте на сайте