World News

Татарстанның Югары Ослан районында хәрби комендатурадан качкан кешене эзлиләр

Бүген мессенджерларда Татарстанның Югары Ослан районында Үзәк хәрби округ хәрби-тикшерү идарәсенең РФ Тикшерү комитеты хәрби тикшерү бүлегеннән качкан Альберт Ногмановны эзлиләр дигән мәгълүмат таралды.

«Волжская Новь» хәбәр иткәнчә, качкынны Казан читендә, Юдино һәм Залесный бистәләре тирәсендә күргәннәр. Татарстанлыларны паникага бирелмәскә, ә уяулык күрсәтергә һәм сак булырга чакыралар.

Басма мәгълүматлары буенча, Альберт Ногманов элегрәк төрле җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе учреждениеләреннән качучылар булмаган.

Ир-атны күрүчеләр булса, полиция муниципальара бүлегенең кизү бүлегенә: 02, (843) 291 29 20, яки (843) 792 12 82 номеры буенча яисә «112» бердәм коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Читайте на сайте