World News

Татарстанда су коену сезоны 1 июньнән башлана

Татарстанда су коену сезоны быел 1 июньдә башлана. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова хәбәр итте.

«Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренә муниципаль берәмлекнең норматив хокукый акты белән 2025 елның 1 июненнән 31 августына кадәр су коену сезонын билгеләргә тәкъдим ителде», - дип сөйләде Регина Гаязова.

Шулай ук 1 июньнән Татарстанның су объектларында җыелма мобиль патруль төркемнәре эшли башлый. Алар составына Җирле үзидарә органнары вәкилләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Суда коткару җәмгыяте керәчәк.

Читайте на сайте