Татарстанда торакны файдалануга тапшыру буенча еллык план 43 процентка үтәлгән
Дәүләт торак фонды Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 2025 елда 3274 фатирлы 35 торак йорт төзергә планлаштыра. Төзелә торган торакның гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.
Агымдагы ел башыннан 1501 фатирлы 6 йорт файдалануга тапшырылган – бу еллык планның 42,7 проценты. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, программада катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм гражданнарның башка категорияләре яңа фатирларга күчкән. Барлык фатирлар да әзер килеш бирелә: сантехника, плитәләр, счетчиклар һәм датчиклар белән.
Мондый чаралар «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының төп бурычларының берсенә – халыкны торак белән тәэмин итү үсешенә ирешергә ярдәм итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы ил икътисады үсешендә мөһим роль уйный. Республикада кайбер эре объектлар буенча эшләр алып барыла. Аерым алганда, Лаешта «Сәйдәшев-Юбилейная» микрорайонында 96 фатирлы өч йорт төзелә – хәзерге вакытта биналарның әзерлеге 14 проценттан алып 40 процентка кадәр тәшкил итә.
Яшел Үзәндә «Мирный» микрорайонында Сәйдәшев урамында урнашкан ике йорт төзелеше тәмамланып килә: 80 проценттан артык әзерлек булган объектларда фасад, электромонтаж һәм бизәү эшләре дәвам итә, витражлар урнаштыру, җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын монтажлау бара.