Милли музейда «Иң яхшы мәдәни мәктәп укучысы» конкурсында җиңүчеләрне бүләклиләр
Бүген, 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Милли музеенда бәйрәм программасы узачак. Көн дәвамында балалары булган гаиләләр өчен керү ирекле. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
12.00 сәгатьтә музейның эчке ишегалдында бәйрәм программасы һәм «Иң яхшы мәдәни мәктәп укучысы» конкурсының 100 җиңүчесен бүләкләү булачак. Бу «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-мәгариф проектының йомгаклау чарасы. Шулай ук «Бөек Җиңүгә - 80!» Ачык республика иҗади-тикшеренү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак, ул «Бергәләп Җиңүгә!» патриотик гаилә марафоны кысаларында тормышка ашырылды.
Бүләкләүдән соң ишегалдында «Ильдан Лик» Мода театрын күрсәтү булачак. Программада: «Татарстанның Кристалл таҗы» конкурсы финалистлары, «Ильдан» дизайнерларының милли коллекциясен күрсәтү, иҗади номерлар, махсус кунак - кинорежиссер Ника Пэрак, җырлар авторы, алып баручы – Татьяна Винницкая.
Музей эчендә балаларны яклау көненә программа 10.00 сәгатьтә башланды. Музейның дүртенче залында скетчинг һәм гипс фигураларыны язып бизәү буенча мастер-класслар уза.
11.00 сәгатьтә «Балалар - балаларга» проекты старт ала. Аның кысаларында укучылар үз яшьтәшләре өчен экскурсияләр үткәрәләр. Быел алар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Хәтерлибез, хөрмәт итәбез һәм горурланабыз!» экскурсиясе үткәрәчәк. Шул ук вакытта музей экспозициясе буенча квест-уеннар старт ала.
Көн дәвамында балалары булган гаиләләр өчен керү ирекле. Эчке ишегалдына музей эченнән керергә мөмкин, диелә хәбәрдә.