Татарстан китап нәшрияты үз китапларын «Кызыл мәйдан»да тәкъдим итәчәк
4 июньнән 7 июньгә кадәр «Кызыл мәйдан» XI Халыкара китап фестивале кысаларында укучылар Татарстан китап нәшрияты әзерләгән бай татар әдәбияты коллекциясе белән таныша алачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Татарстан китап нәшриятының стенды 33нче һәм 35нче урыннардагы 13нче чатырда урнаштырылачак.
Биредә фестиваль кунакларына жанрлар һәм юнәлешләрнең киң спектрын колачлаган 300дән артык исемдәге китап тәкъдим ителәчәк. Алар арасында - матур әдәбият, шигърият, публицистика, дәреслекләр һәм фәнни-популяр басмалар, балалар басмалары, фәнни-тикшеренү әдәбияты.
Нәшрият тәкъдим итәчәк:
• татар классиклары: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Каюм Насыйри, Габдерахман Абсәләмов, Фәнис Яруллин һәм татар әдәбиятының башка бик күп күренекле авторларының әсәрләре;
• Рабит Батулла, Марат Кәбиров, Равилә Шәйдуллина-Морат, Ольга Иванова һәм башка талантлы авторларның заманча романнары һәм повестьлары;
• татар классиклары һәм замандашларының шигырьләр җыентыклары;
• татар халкының буыннар зирәклеген ачучы халык мәкальләре һәм әйтемнәре булган коллекцион басмалар;
• милли ризыклар тасвирланган, татар ашлары рецептларының кулинар җыентыклары;
• балалар һәм яшүсмерләр өчен китаплар, шул исәптән татар халык әкиятләре, иллюстрацияле балалар энциклопедияләре һәм уку басмалары;
• татар халкының күп гасырлык тарихын яктыртучы уникаль басмалар;
• орфографик һәм аңлатмалы сүзлекләр.
Фестиваль китап индустриясе профессионаллары һәм китап укырга яратучыларның киң аудиториясе өчен очрашу мәйданчыгы булачак. Россия һәм Беларусьтан 400дән артык нәшрият үз стендларында 100 меңгә якын китап тәкъдим итәргә җыена. Кызыл мәйданда беренче тапкыр шигърияткә багышланган мәйданчык урнашачак - классиклар һәм заманча шагыйрьләр нон-стоп режимында укырга планлаштыра. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә, шулай ук язучыларның юбилей даталарына аерым игътибар бирелә.
Моннан тыш, тамашачыларны 500дән артык чара көтә: илнең әйдәп баручы театрларыннан спектакльләр һәм әдәби-музыкаль номерлар, дискуссияләр, китаплар презентациясе һәм автограф-сессияләр, шулай ук театр, кино һәм музыка йолдызлары чыгышлары.
Керү түләүсез, диелә хәбәрдә.