Әтнә театры артисты Рәзилә Шәрифуллина Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты булды
Әтнә театры актрисасы Рәзилә Шәрифуллина Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады. Сыктывкар шәһәрендә Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестиваленең йомгаклау тантанасы бара.
Әтнә татар дәүләт театры фестивальдә Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган «Ай тотылган төндә» спектакле белән катнашты. Режиссер - Сойжин Жамбалова.
Фестивальдә Татарстаннан ике театр – Әлмәт һәм Әтнә дәүләт театрлары катнашты.
Әлмәт театрының «Алтынчәч. Мирас» спектакле «Милли театрда тарихи мирасны саклауга һәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен» Коми Республикасының махсус дипломына лаек булды.
- Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале быел Сыктывкар шәһәрендә үтте.