Мәскәүдә Фикрәт Табиев каберенә чәчәкләр салдылар
Мәскәүдә КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, совет һәм дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиевны искә алдылар. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналы хәбәр итә.
Бүген, 3 июньдә, аның вафатына 10 ел тулды. Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм сектор мөдире Олег Рощин Даниловка зиратында аның каберенә чәчәкләр салды.
Фикрәт Табиев 2015 елда вафат булды.