«Алтын мөнбәр» кинофестивале Камал театрының яңа бинасында ачылачак һәм ябылачак
Быел «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең ачылу һәм ябылу тантаналары Камал театрының яңа бинасында булачак.
«Әлеге тантананы Камал театры янындагы ачык һавалы мәйданда туры трансляция аша да карап булачак. Тулы метражлы нәфис фильм номинациясендә җиңүче фильмны шушында ук карап булачак», – дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.
- Кинофестиваль 5-9 сентябрь көннәрендә үтәчәк.