World News

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда гает намазыннан соң шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре уза

Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Нәзарәт мәчетләре барлык теләүчеләрне төрледән-төрле чараларга көтеп кала: алар мәчет янәшәсендә дә, шулай ук җәмәгать урыннарында, паркларда, скверларда, стадионнарда узачак.

Корбан бәйрәменең беренче көнендә, 6 июньдә, гает намазыннан соң, балалар өчен аттракционнар һәм карусельләр, мастер-класслар эшләячәк, спорт ярышлары, кыйммәтле бүләкләр каралган Коръән бәйгеләре, рәсем һәм шигырь конкурслары, викториналар, квестлар узачак, тәм-томнар, попкорннар, коймаклар һәм пылаулар булачак.

Шулай ук гаилә бәйрәмнәрендә хәләл ярминкә эшләячәк.

Казанда бәйрәмнәр 4 урында булачак – «Әбүгалисина», «Котдус», «Иман Нуры» мәчетләрендә, ә Кремль яр буенда исә – «Корбан Фест» – биредә 10 меңнән артык кешенең катнашуы көтелә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте