World News

Сабаның Лесхоз бистәсендә Корбан гаете уңаеннан балалар өчен бәйрәм булды

Сабаның Лесхоз бистәсендә Корбан гаете уңаеннан балалар өчен бәйрәм узды. Чараны мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин үткәрде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Җомга намазыннан соң балалар төрле спорт уеннарында күңел ачты, викториналарда дини белемнәрен, Коръән сүрәләре укуда сәләтләрен күрсәттеләр. Оештыручылар бүләкләрне дә мулдан әзерләгән иде.

Читайте на сайте