World News

Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры урынбасары белән уртак проектлар турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы барышында Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Мостафа Тузджу белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әңгәмәдәшләр хәзер гамәлдә булган уртак проектлар турында фикер алышты, дип аңлатты Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе.

XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы 18 июньдә Санкт-Петербургта башланып китте. Ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.

Читайте на сайте