Югары Ослан волонтерлары махсус операциядә катнашучылар өчен ятаклар ясый башлады
Югары Ослан районының Октябрьский бистәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча яңа волонтерлык проекты старт алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Волонтерларның инициатив төркеме кыр ятаклары әзерләүне җайга салды, аларны солдатлар ял иткән вакытта куллана алачак. Ятакларны җирле гуманитар үзәк базасында ясыйлар. Материалларны район меценатлары биргән.
Ятакларның конструкциясе алгы сызыктагы шартларны исәпкә алып һәм уңайлы итеп эшләнгән. Хәзер проект сынау стадиясендә.
Әгәр хәрбиләр инициативаны уңай бәяләсә, җитештерүне киңәйтергә, шулай ук әзер продукцияне махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә җибәрүне җайга салырга ниятлиләр.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде
Фотоларны Югары Ослан районы матбугат хезмәте тәкъдим итте