Россиядә медицина ярдәме күрсәтү өчен пилотсыз очкычлар сатып алу планлаштырыла
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дарулар һәм медицина анализларын китерү өчен дроннар куллануны сынап карады.
Министр Михаил Мурашко Петербург халыкара икътисади форумында белдергәнчә, технология инде беренче сынауларны узган һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Киләчәктә ведомство пилотсыз очкычлар сатып алырга планлаштыра, ләкин башта «очу вакытының һәм хезмәт күрсәтүнең бәясен» исәпләргә кирәк. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
«Без пилотсыз очкычлар куллану мөмкинлеген сынап карадык. Шул исәптән, мәсәлән, зур ераклыкта ниндидер юл-транспорт һәлакәте булган очракта пилотсыз авиация нинди дә булса препарат яки инструкцияне ашыгыч ярдәм машинасына караганда тизрәк китерә ала. Бу перспективалы юнәлеш. Без бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез», – диде министр.