«Авиатор» курчак спектакле бүген Санкт-Петербургта күрсәтелә
«Әкият» курчак театры үзенең «Алтын битлек» алган «Авиатор» курчак спектаклен Санкт-Петербургка алып китте. Спектакль курчак һәм синтетик театрларның КУКART халыкара фестиваль-биенналеда катнаша.
«Әкият» курчак театрының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, «Авиатор» спектакле бүген 15.00 сәгатьтә фестивальнең төп программасында күрсәтелә.
- Әлеге фестиваль курчак театрларының иң эре фестивале. Фестиваль 1993 елдан бирле ике елга бер мәртәбә уза. Традиция буенча ул 22 – 30 июнь көннәрендә – Санкт-Петербургта ак төннәр вакытында уза.
- Евгений Водолазкин романы буенча «Авиатор» спектаклен театр 2023 елда чыгарды.
- Спектакльнең үзенчәлеге – төп герой Иннокентий Платонов курчагының боздан ясалган булуы. Һәр спектакль өчен махсус туңдыргычта яңа курчак ясала. Курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов кулындагы курчак спектакль азагына кадәр эреп бетә.
- Спектакльнең рәссамы – Сергей Рябинин. Композитор – Эльмир Низамов.