Казанның «Черек күл» паркында шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар
Кичә, 22 июнь көнне, Казанның «Черек күл» паркында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә һәм шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Моабит дәфтәрләре» музыкаль-шигъри перформансы тәкъдим ителде. Перфоманс Казан мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештырылган.
Спектакль татар шагыйре лирикасын, автор музыкасын, биюне, вокал һәм драманы берләштерә.
Черек күл амфитеатры сәхнәсендә биючеләр Марат Казиханов, Екатерина Дьяконова, Солтан Садриев, Олег Мельников, Лия Гыйсмәтуллова, Камал һәм Кариев театры артистлары, Казан консерваториясен тәмамлаучылар, Yummy Music Band төркеме чыгыш ясады.
Спектакльдә татар шагыйренең «Кошчык», «Хуш, акыллым», «Яулык», «Ышанма!» һәм башка шигырьләре кулланылды.