Алабуга эшмәкәрләре тарихи бинаны ремонтларга җыена
Алабуга эшмәкәрләре тарихи бинаны ремонтларга җыена. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
«Җимерелеп барган тарихи бинаны игътибарсыз калдыра алмадык» —диләр Алабуга эшмәкәрләре Ксения һәм Дмитрий Капиннар.
Нәтиҗәдә «Бер сумга мәдәни мирас объекты» программасында катнашу һәм Тойма урамындагы 9нчы йортка яңа тормыш бүләк итү турында карар кабул ителгән.
«Без — шушы шәһәрдә туып үстек. Мин мәктәптә укыганда, бу бинада китапханә иде, һәм мин бирегә китаплар алырга килә идем. Бина матур, архитектуралы, игътибарны җәлеп итә, ләкин аның ташландык хәлдә булуы бик күңелсез. Шуңа күрә, аны бер сумга сатып алу мөмкинлеге барлыкка килгәч, без, һичшиксез, моннан файдаландык», – дип сөйли Дмитрий.
Хәзер төп бурыч − монда чүп-чарны чистарту. Эчтә черегән иске идәннәрне, бүлмәләрне сүтеп, борынгы йортның мәһабәт нигезен ачалар.
Бина 1870 елларда сәүдәгәр Иконников акчасына төзелгән. ХХ гасыр башында бинаның яңа хуҗалары — сәүдәгәр Гирбасовның варислары − йортны шактый үзгәртеп корып, аны икенче шәһәр земство училищесына бүләк итә. Бу уку йорты Алабугада 1880 елда оештырылган. ХХ гасыр башында биредә 125 егет һәм кыз белем алган. 1936 елда бу бинада беренче балалар китапханәсе ачыла. Анда Пионерия йорты да урнашкан.
Эшмәкәр биредә кунакханә ачарга ниятли. Мәдәни чаралар шәһәрдә елдан-ел күбәя, туристлар, кунаклар агымы арта, ә менә яшәү урыннары әлегә җитеп бетми.
Бүгенге көнгә «Бер сумга мәдәни мирас объекты» программасы буенча 5 корылма эшкә алынган.