World News

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп Сергей Мерясевны билгеләделәр

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы итеп Сергей Мерясевны билгеләделәр. Бу хакта мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында чыкты.

Сергей Мерясев хезмәт юлын 1996 елда район үзәк хастаханәсендә терапевт вазифасында башлый. Бүлек мөдире, баш табиб урынбасары булып эшли, 2020 елдан Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсен җитәкли.

Мерясев Руслан Вәлиев булмаган вакытка баш табиб итеп билгеләнде. Руслан Вәлиеның эш урыны саклана.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, апрельдә Казанның Совет судында Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиевны тоткарладылар. Аны вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Суд аңа 2 айга өй аресты рәвешендә чикләү чарасын сайлады.

Тикшерү версиясе нигезендә, Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибы медицина җиһазлары китерү турында дәүләт килешүләре белән 9 миллион сумга диярлек махинацияләр башкаруда тотылган. Тикшерүче җинаять схемасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының билгесез затлары катнашкан булырга мөмкин, дип игътибар итте.

Читайте на сайте