Азнакайда инвалидлар арасында Татарстан чемпионаты үтте
Азнакай шәһәре физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионатын кабул итте. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.
Ярышларда Азнакай, Чаллы, Кукмара, Актаныш, Әлмәт, Казан, Саба, Түбән Кама, Менделеевск, Чистайдан 110 кеше катнашты. Яшүсмерләр һәм өлкәннәр үзләрен төрле арага йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә һәм ядрә этүдә сынадылар. Шунда ук ГТО нормативлары да кабул ителде.
Җиңүчеләр медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.