Түбән Кама педагогы юл хәрәкәте иминлеге буенча иң яхшы белгеч дип танылды
Татарстаннан 80 гә якын укытучы «Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы педагог» конкурсына җыелды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
«Юл хәрәкте иминлеге буенча иң яхшы методист» номинациясендә Түбән Каманың 13нче гимназия-интернат укытучысы һәм балалар автошәһәрчегенең ЮИД отряды җитәкчесе Лилия Мәхмүтова җиңү яулады.
Катнашучылар балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүнең инновацион алымнарын күрсәтте, шулай ук ата-аналар белән эшләүнең нәтиҗәле методикалары белән уртаклаштылар. Конкурс юлларда иминлекне системалы өйрәтүнең никадәр мөһим булуын һәм республика педагогларының бу бурычка ничек иҗади якын килүен күрсәтте.