World News

Казанга Малиның күчеш чоры Президенты килде

Татарстанга Мали Республикасының күчеш чоры Президенты Ассими Гойта килде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында хәбәр итте.

Казан халыкара аэропортында кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

«Әлбәттә, чәкчәк белән», - дип билгеләп үтте матбугат хезмәте җитәкчесе.

Соңрак Галимова каршы алучылар арасында РФ саклану министры урынбасары Юнус-Бек Евкуров та булуын искәртте.

Ассими Ройта Россиягә рәсми визит белән килде. Моңа кадәр ул РФ Президенты Владимир Путин белән очрашты. Бүген исә Татарстан Рәисе белән сөйләшүләр үткәрергә тиеш.

t.me/galimovatatarstan видеосы.

Читайте на сайте