Прокуратура Казан һәм Чаллыда авиарейслар тоткарлануга бәйле вазгыятьне контрольдә тота
Казан, Чаллы, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Ульяновск, Уфа һәм Чебоксар аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелү сәбәпле очышлар белән проблемалар килеп чыкты.
Идел буе транспорт прокуратурасы авиакомпанияләр һәм аэропортларның пассажирларның хокукларын саклавын, аларга кирәкле хезмәтләр күрсәтүен һәм мәгълүмат бирүен контрольдә тота. Аэропортларда пассажирлар өчен мобиль кабул итү бүлмәләре оештырылды.
Хокуклары бозылган пассажирлар (910) 796 59 45 телефоны буенча Идел буе транспорт прокуратурасының дежур прокурорына мөрәҗәгать итә ала.
«Татар-информ» язганча, Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казанга баручы берничә рейс тоткарлану турында хәбәр итте.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы территориясендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Республика территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә, БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертелде.
Кичә кич республикада 5 дошман пилотсыз очкычын бәреп төшерделәр. 24 июньнең 11:08 сәгатеннән 25 июньнең 5:15 сәгатенә кадәр Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә булды.