Рөстәм Миңнеханов Россиядә иң зур катализатор заводы төзелешенә старт бирде
Бүген Казанда заманча синтетик материаллар алу өчен компонентлар җитештерү буенча илдә иң зур предприятие – Сибур катализатор заводы төзелеше башланды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Сибур идарәсе рәисе һәм генераль директоры Михаил Карисалов, шулай ук сәнәгать һәм фәнни җәмәгатьчелекнең башка вәкилләре катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, әлеге проектны эшләтеп җибәрү белән Казанда Россиядә иң заманча һәм масштаблы катализаторлар чыгару заводы төзелә башлый. Аның сүзләренчә, СИБУР үзебезнең продукциянең конкурентлык сәләте үсешенә ярдәм итә торган җитештерү процессларының тулы чылбырын төзи.
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Проектның беренче этабы – хром катализаторларын җитештерү линиясен төзү. Әлеге компонентлар «Казаноргсинтез» һәм «ЗапСибНефтехим» куәтләрендә һәм киләчәктә Амур газ-химия комплексында да кулланылачак. Хром катализаторлары полиэтилен җитештергәндә алыштыргысыз, ул, аерым алганда, ягулык баклары һәм пластик савытлар ясау өчен кулланыла. Производствоны 2027 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла, ә бу этапка инвестицияләр күләме 11 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк.
Икенче этапта металлоцен катализаторлар җитештерү өчен линия төзеләчәк. Бу технологияләр полиэтиленның аеруча нык маркаларын, мәсәлән, 100 елга кадәр эксплуатация срогы булган торбалар ясау өчен кулланыла. Аны Мәскәү дәүләт университеты галимнәре эшләгән һәм «Түбән Кама Нефтехим»да производствога кертеләчәк.
Яңа заводта барлыгы алты технологик линия җәелдереләчәк.
Сибур генераль директоры Михаил Карисалов билгеләп үткәнчә, катализатор фабрикасы төзелешен башлап җибәрү – Россия нефть химиясендә инновацияләрнең тулы циклын формалаштыру. Ул ассызыклаганча, проект фундаменталь фәнни тикшеренүләрне, гамәли инженерияне, цифрлы карарларны һәм сәнәгать технологияләрен берләштерә. Карисалов сүзләренчә, Татарстан куәтле фәнни һәм кеше потенциалына ия, компания аны актив кулланырга ниятли, югары технологияле производстволарда эшләү өчен белгечләр җәлеп итүне дәвам итә.
Экспертлар бәяләвенчә, 2024 елда Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендә полиэтилен һәм полипропилен җитештерү күләме якынча 7,9 млн тонна тәшкил итәчәк. Барлык планлаштырылган инвестпроектларны гамәлгә ашырганда, Казанда төзелешне дә кертеп, 2030 елга бу күрсәткеч ике тапкырдан да артырга мөмкин.