Татарстанлыларга «МЧС России» мобиль кушымтасына кушылырга киңәш итәләр
«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» («МЧС России») мобиль кушымтасында оператив рәвештә татарстанлылар өчен мөһим мәгълүмат, шул исәптән БПЛА һөҗүме турында хәбәрләр килә.
Мобиль кушымтага кушылганнан соң кушымтаны көйләү бүлегенә кереп хәбәрләр җибәрү функциясен кушарга кирәк.
«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасы ярдәмендә ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга, геолокацияне билгеләргә, көнкүрештә имин эш итү, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү турында белешмәлекләр һәм киңәшләр укырга һәм башка бик күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.
Кушымтаны RuStore, Google Play һәм App Store платформаларында бушлай йөкләтеп алырга мөмкин.