World News

Александр Малькевич: Рөстәм Миңнеханов Татарстанны казанышлар республикасына әверелдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның май-июнь айлары өчен «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләгән яңа «Губернаторларның илкүләм рейтингында» беренче урынны алды. Тикшеренү эксперт бергәлеге вәкилләренең анкетасына һәм сораштыруларына нигезләнгән.

Лидерлар өчлегендә, Миңнехановтан тыш, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов та бар.

Журналист, политолог, РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы әгъзасы Александр Малькевич «Илкүләм рейтинг» порталында Миңнехановның лидерлыгын закончалыклы дип шәрехләде.

«Губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингының югары урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеме пәйда булу – сенсация түгел, ә күпьеллык системалы эшне закончалыклы тану, дип кабатлыйм. Бу агымдагы уңышларга бәя дә, аның җитәкчелегендәге республиканың тарихи әһәмияте турында карар да булып тора», — дип белдерде ул.

Эксперт ассызыклаганча, Татарстан Миңнеханов җитәкчелегендә тотрыклы үсеш һәм социаль-икътисади алгарыш үрнәгенә әверелде, бигрәк тә соңгы еллардагы чакырулар — пандемия, санкцион басым һәм тышкы икътисади багланышларны үзгәртеп кору шартларында.

2024 ел нәтиҗәләре буенча республика рекордлы тулаем төбәк продуктына иреште — 5,2 трлн сум. Татарстан сәнәгать җитештерүе буенча топ-5 төбәкләре рәтендә, төзелеш буенча Россиядә — икенче, авыл хуҗалыгы буенча өченче урында тора һәм сөт җитештерү буенча алда бара. Нефтьне тирәнтен эшкәртү дәрәҗәсе 99,5 процентка җитте.

Читайте на сайте