Алабугада Лисичанскидан килгән укучыларга мәктәпне тәмамлау турында аттестат тапшырдылар
Алабугада «Университет» мәктәбен тәмамлаучыларга урта белем алу турында аттестат тапшыру тантанасы узды. Укучылар арасында – Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәреннән белем алу өчен килгән балалар бар.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова чыгарылыш укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады. Ул быелның февралендә Лисичанскидан мәктәпкә килгән укучыларга аерым игътибар бирде.
Аның сүзләренчә, күчеп килгән укучылар өчен уку йортын сайлау бик уңышлы булган һәм балаларга ярты елда берничә ел эчендә югалтканнарын кайтарырга мөмкинлек биргәннәр. Шул ук вакытта Ларионова шәһәр җитәкчелегенә балаларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Балаларга нәрсә алып килергә, бәлки дәреслекләр, дәфтәрләр яки ниндидер кием алып килергә дигән сорау белән шалтыратканымны хәтерлим. Тик миңа бернәрсә дә алып барырга кирәкми, барысы да бар, дип җавап бирделәр», - дип сөйләде депутат.
Сүз уңаеннан, балалар үзләре уку йорты турында бик уңай фикерләр әйтәләр. «Укытучыларга ярты ел эчендә берничә еллык программаны узганыбыз өчен зур рәхмәт», – дип уртаклашты чыгарылыш укучыларының берсе Ирина Воробьева.