World News

Рөстәм Миңнеханов Нократ Аланында узучы XV Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашты

Киров өлкәсенең Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабан туе башланып китте. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Бүген бу җирлектә Сабантуй бәйрәмен уздырабыз. Киров җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, шундый матур итеп әзерләгәннәр. Әлбәттә, һава торышы бераз без уйлаганча булмады, калган эшләр бик матур оешкан», – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Тантанада Киров губернаторы Александр Соколов һәм Пенза губернаторы Олег Мельниченко да катнашты.

«Бүген сәхнәдә без күпмилләтле халык икәнебезне күрсәттек. Без барыбыз да Ватаныбызны яратабыз һәм аны соңгы тамчы каныбызга кадәр сакларга әзер. Татарстан Республикасы Рәисенә шундый зур, масштаблы чара үткәрергә ышаныч белдергән өчен рәхмәт. Сабантуй барлык катнашучылар һәм кунаклар хәтерендә калыр дип ышанам», – диде Киров губернаторы.

Читайте на сайте