World News

Новосибирскида «Сабантуй» танып белү-уен программасы тәкъдим ителәчәк

10 августта Новосибирскида балалар һәм гаиләләр өчен әзерләнгән «Сабантуй» танып белү-уен программасы тәкъдим ителә. Чара милли традицияләрне, иҗат һәм күңел ачуларны берләштергән мәдәни вакыйга булачак. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендә «Новосибирск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бәйрәм программасында:

• Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәгенең балалар иҗат коллективлары һәм «Себер сандыгы» татар профильле сменасында катнашучылар концерт программасы;

• Саф һавада уеннар һәм конкурслар;

• «Сабантуй» гүзәле традицион конкурсы:

Бәйрәм Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге, «Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы, «Идел» яшьләр үзәге, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы ярдәме белән үткәрелә.

Чара үсеп килүче буын арасында татар мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга, милләтара диалогны ныгытуга һәм милли традицияләргә кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән.

Читайте на сайте