Казанда Ямашев проспектында светофор эшләмәү сәбәпле бөке барлыкка килде
Бүген иртән Казанда Ямашев проспектында светофор эшләмәү сәбәпле зур бөке барлыкка килде.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, светофорлар түбәндәге юл чатларында эшләми:
- Оренбург юлы – Р.Гәрәев урамы;
- Габишев урамы – Завойский урамы;
- Тынычлык урамы – Дөреслек урамы;
- Ямашев урамы – Адоратский урамы;
- Копылов урамы – Побежимов урамы;
- Восстание урамы – Фрунзе урамы;
- Ленинград урамы – Айдаров урамы.
Шәһәр халкына игътибарлы булырга һәм маршрутларын алдан планлаштырырга киңәш ителә. Юл чатларының бер өлешендә хәрәкәтне автоинспекторлар көйли башлаган.