«Яшәү яме» проекты кысаларында «Көмеш талантлар» бәйгесенең гала-концерты була
15 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «Яшәү яме» проекты кысаларында өлкән буын арасында уздырылган «Көмеш талантлар» бәйгесенең гала-концерты була, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Сәхнәдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясаячак, шулай ук мәдәни-ял комплексында эшләүче коллективларның иҗади номерларын күреп булачак.
Фойеда «Тормыш рәсемнәре» һәм «Куллар белән эшләнгән могҗизалар» дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе эшләячәк.
Гала-концертка керү өчен бушлай чакыру кәгазьләрен мәдәни-ял комплексының вахтасында алырга була.