Татарстанда атна ахырына кадәр яңгырлы һава торышы була, җепшек кар яварга мөмкин
Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һәм яңгырлы һава торышы саклана, кырау төшәргә һәм җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Иртәгә, 14 сентябрьдә, республика аша яңгырлы атмосфера фронты уза, көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы 3-8 градус, ә көндез 6-11 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 15 октябрьдә, төбәктә төньяк-көнбатыш циклоны хакимлек итә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә +3..-1 градус салкын, көндез +7..+12 градус була.
Пәнҗешәмбе, 16 октябрьдә, Татарстан аша тагын бер атмосфера фронты уза. Төнлә урыны белән, ә көндез республиканың күпчелек өлешендә яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар явачак.
Төнлә һава температурасы шулай ук +3..-1 градус, ә көндез +4..+9 градус була.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә, 17 һәм 18 октябрьдә, республикада тотрыксыз һәм бераз яңгырлы һава торышы саклана. Көндез һава температурасы 6-11 градус җылы булачак.