Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп Айдар Гыймадиев билгеләнде
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп Айдар Гыймадиев, ә баш мөхәррир урынбасары итеп Венера Камалиева билгеләнде. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының Телеграм-каналы хәбәр итә.
Айдар Гыймадиев һәм Венера Камалиева тәҗрибәле белгечләр, һөнәри юллары күп еллар дәвамында нәширлек эше белән тыгыз бәйләнешле. Коллегаларга яңа иҗади җиңүләр һәм һөнәри казанышлар телибез, диелә хәбәрдә.