World News

Татарстанда социаль ярдәм алу өчен хезмәт ветераннарының керем чиген арттырдылар

1 гыйнвардан Татарстанда «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында «Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 70-3 номерлы закон үз көченә керә. Бу хакта республика Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ хезмәт ветеранына социаль ярдәм билгеләгәндә исәпкә алына торган керемнең чик күләмен аена 20 меңнән 23 меңгә арттыруны күздә тота.

Хәзерге вакытта Татарстанда хезмәт ветераннары айлык акчалата түләү, элемтә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр ала, шулай ук теш һәм колак протезларын бушлай куйдыру хокукына ия. Барлык социаль ярдәм чаралары да республика бюджетыннан финанслана.

Закон кабул ителгәнче мондый ташламалар мохтаҗлык критериен исәпкә алып бирелде: ветеранның айлык кереме 20 меңнән дә артмаска тиеш иде. Хәзер бу күрсәткеч арттырылды һәм күбрәк гражданнарга ярдәм чаралары алырга мөмкинлек бирәчәк.

Читайте на сайте