2028 елда Татарстан бюджетының социаль өлкәгә чыгымнары 40 процентка артачак
Татарстанның өч еллык бюджетында беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнар артуы фаразлана. Бу хакта республиканың финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында сөйләде.
«Социаль өлкәгә чыгымнар әлеге чыгым позициясенең ел саен үсеш динамикасы турында сөйли. База 2025 елына 2028 елда чыгымнар 40 проценттан артып китәчәк», – диде ул.
Алла Анфимова сүзләренчә, чыгымнарны дәүләт программалары буенча бүлү дәвам итәчәк. «Программалар буенча бюджет чыгымнары уртача 89 процентны тәшкил итә. Берничә ел рәттән дәвам итә торган социаль әһәмияткә ия республика чараларын бюджеттан гомуми 8,5 млрд сумга финанслау каралган», – диде ул.
Моннан тыш, бюджетта яңа бюджет оешмаларын кулланылышка тапшыруга һәм резерв фондларын булдыруга, капиталь кертемнәргә һәм төбәк проектларын тормышка ашыруга акчалар каралган.
Тулаем алганда, 2026 елга берләштерелгән бюджет кереме 604,8 млрд сумга, чыгымнар – 618,6 млрд сумга, дефицит 13,8 млрд сумга планлаштырылган.
Киләсе елга республика бюджеты керемнәр буенча 498,2 млрд сум, чыгымнар буенча 512 млрд сум, ә дефициты 13, 8 млрд сум күләмендә булдырылган.