World News

Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстанда җил чәчәгенә каршы вакцина җитмәүне кире какты

Татарстан Республикасының медицина оешмаларында җил чәчәгенә каршы вакциналарга кытлык юк. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдарак «Известия» басмасы Россиянең кайбер төбәкләрендә җил чәчәгенә каршы вакцина җитмәү турында язып чыккан иде. Исемлектә Татарстан да телгә алынган.

«Җил чәчәгенә каршы вакцина Профилактик прививкаларның илкүләм календаренә керми. Әмма Татарстанда аерым категория гражданнарга – хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кешеләргә хезмәт урынын киткәнче вакцина ясау дәвам итә. Марттан сентябрьгә тикле 5 мең доза вакцина ясалды, әлеге препарат бар», – дип сөйләделәр агентлыкта.

Хәзер хәрби хезмәткә чакырылучыларны вакцинацияләү бара. Ул төгәлләнгәч, вакцина башка куркыныч төркемнәр өчен поликлиникаларга исемлеге нигезендә бүленәчәк.

«Татарстанда җил чәчәге белән авыру еллык уртача күрсәткечләргә туры килә», – дип өстәделәр Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Читайте на сайте