Татарстан белгечләре импортлы сарымсак партиясендә зарарлы матдәләр тапкан
Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре Кытайдан килгән яңа сарымсак партиясендә зарарлы организм – томат трипсы барлыгын ачыклаган.
Гомуми массасы 21,5 тонна булган партиядән зарарлаган өлешне экспертиза өчен сайлап алганнар.
Уздырылган тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында белешмәләр алга таба чаралар күрү өчен Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсенә җиткерелгән.
«Сынау лабораториясендә агоосәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең сарымсакка энтомологик һәм гельминтологик экспертиза үткәрелде. Тикшерү барышында культураларны зарарлаучы һәм вируслар таратучы киң полифаг буларак идентификацияләнгән карантин корткычлар (томат стрипсы) арасында яшәргә сәләтлеләре ачыкланды», - дип билгеләп үтте Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең сынау лабораториясе мөдире урынбасары Ульяна Полканова.
Продукцияне җибәргән як белән сөйләшеп, сарымсакның бөтен партиясен зарарсызландыру турында карар кабул ителгән, ә аннан соң кабат лаборатор экспертиза үткәреләчәк.
Агымдагы елда бу Кытайдан килгән продукциядә карантин объекты ачыклануның беренче очрагы. Томат трипсы Евразия иктисади берлегенең карантин объектларының бердәм исемлегенә кертелгән һәм Евразия икътисади берлеге территориясендә чикләнгән рәвештә таратылган карантин объекты булып тора.
- Томат трипсы (Frankliniella schultzei (Trybom)) 80нән артык үсемлек төрен зарарлый, алар арасында – арахис, борчак, томат, тәмәке, салат, хризантема, гладиолус һәм башкалар. Ул үсемлек согы белән туклана, тукымаларны деформацияли, төссезләнү, некрозлар китереп чыгара. Томат һәм башка культураларга зыян китерә.