World News

Казан мэрының киңәшчесе Наил Минвәлиев вазифасыннан китә

Казан мэрының киңәшчесе Наил Минвәлиев вазифасыннан китә. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының II сессиясе утырышында сөйләде. Казан башлыгы әйтүенчә, аның китүенең сәбәбе гаилә хәле белән бәйле.

«Безнең белән командада 20 ел эшләгәннән соң, ул Мәскәүгә күченә. Балалары һәм оныклары чакыра», - диде Метшин.

Минвәлиев, үз чиратында, хезмәттәшләренә бергә эшләгән еллары өчен рәхмәт белдерде.

«Бөтен командага рәхмәт – хыялланганнарыбызны тормышка ашыра алган өчен. Без һәрвакыт хыялларыбызга таба кыю атладык. Бер хыялны тормышка ашырсак, шундук икенче хыял барлыкка килде. Күк йөзендәге кебек – бер йолдыз атылдымы, икенчесе җемелди башлый. Без шәһәребезне тагын да матуррак, төзекләндерелгәнрәк итәргә омтылабыз. Казанымны яратам, командамны яратам», - дип билгеләде Минвәлиев.

Илсур Метшин Минвәлиевка «Казан шәһәре файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» билгесен тапшырды.

Читайте на сайте