World News

Үз өендә «Әни чәе»н оештыручы Фәүзия Гыймадиева: «Йөрәк кушканга башладым»

Махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү өчен башлап җибәрелгән «Әни чәе» проектын оештыручы Фәүзия Гыймадиева бу эшне йөрәк кушканга башлавы турында әйтте. Ул бу хакта «Татар-информ»да «Ватан хакына» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан соң сөйләде.

«Йөрәк кушканга башладым. Минем икенче улым да махсус хәрби операциядә. 2024 елның март аенда үзе теләп китте. Без аның белән 27 майда соңгы тапкыр сөйләштек. 7 ай хәбәр булмады. Әле ике көн элек кенә хәбәр алдым. Без аны көтәбез. Ул әйләнеп кайтачак», – дип сөйләде әни кеше.

Фәүзия Гыймадиева – «Ватан хакына» бәйгесендә «Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә 2нче урын яулаган Алсу Низамованың «Яшәргә көч бирә» язмасы герое. Фәүзия апа Әлки районы Базарлы Матак авылында махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү өчен «Әни чәе» проекты оештырган. Авыл хатын-кызлары үләннәр һәм киптерелгән җиләк-җимешләрдән чәйләр ясый. «Үләннәрне үзем дә җыям. Һәрберсе үзенең чималы белән килә. Чәйләрне бергәләп ясыйбыз, аннары пакетларга тутырып җибәрәбез», – дип аңлатты ул.

Фәүзия апа тормышында югалтуларның күп булуы турында да әйтте. «21 ел элек өлкән улымны җирләдем. 22 ел элек иремне югалттым. Ике энемне җирләдем. Аллаһы Тәгалә миңа шулай язган инде... Яраткан колларыма сынаулар бирермен, дигән бит. Димәк, Аллаһы Тәгалә безне яраткан – авырлыгын да, җиңеллеген дә бирә. Аңа табынып яшибез. Күкләребез тыныч булсын, балалар исән-сау әйләнеп кайтсын. Бу сугышлар тиз арада бетсен иде. Балаларны исән килеш көтәбез», – дип сөйләде ул.

«Ватан хакына» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Фәүзия Гыймадиевага «Ватаным Татарстан» газетасы коллективы һәм укучылары исеменнән рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Шундый ук бүләк Илүсә Арикеева-Зәйнетдинованың язмасы герое Елена Вәлиевага да әзерләнгән иде. Кызганыч, ул үзе бүләкләү тантанасында булмады. Аның бүләкләрен язманың авторы кабул итте.

Фото: © Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек

Читайте на сайте