World News

«Балалар өчен шәһәрләр 2025» Бөтенроссия конкурсында Әлмәт районы җиңүче булды

«Балалар өчен шәһәрләр 2025» Бөтенроссия конкурсында Әлмәт районы җиңүче булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, безнең район «Барысы да гаиләдән башлана» номинациясендә иң яхшысы булды.

«Бәхетле бергә» проекты кысаларында бездә 339 чара үткәрелде, аларда 5 меңнән артык гаилә катнашты.

Бүләкне федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм төньяк эшләре Комитетының беренче урынбасары Галина Карелова тапшырды.

«Идея авторларын һәм аны тормышка ашыруда ярдәм итүчеләрне котлыйбыз!» – диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте