World News

Миңнеханов Ашхабадта Путинның Иран һәм Төркия Президентлары белән сөйләшүләрендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия делегациясенең башка әгъзалары Иран Президенты белән сөйләшүләр башланыр алдыннан

Фото: kremlin.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Россия Президенты Владимир Путинның Иран һәм Төркия коллегалары – Масуд Пезешкиан һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуларында катнашты. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Иран Президенты белән очрашу барышында Владимир Путин ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең «бик позитив үсеш алуын» билгеләп үткән. Узган ел товар әйләнеше – 13 процентка, ә быелның беренче өч кварталында тагын 8 процентка арткан.

Россия Президенты зур уртак проектларны («Бушер» АЭСы һәм «Төньяк – Көньяк» маршруты) атады, шулай ук газ, электр энергиясе кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген искәртте.

«Һәм, әлбәттә, без Иран атом-төш программасына кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә кертеп, барлык төп халыкара мәсьәләләр буенча тыгыз элемтәдә торабыз», – дип ышандырды ул.

«Халыкара аренада безнең сәяси позицияләребезне хуплаганыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Без бөтенесен дә үз эченә алган стратегик документ буенча нәрсә турында килешсәк, аларның барысын да тормышка ашырырга әзер», – дип белдерде Масуд Пезешкиан, үз чиратында.

Иран Ислам Республикасы Президенты Астара – Решт тимер юл маршрутына аерым тукталды. «Ел ахырына кадәр барлык эшләрне дә төгәлләячәкбез», – дип искәртте ул.

Россия делегациясе Төрекмәнстанда узучы Халыкара тынычлык һәм ышаныч форумы эшендә катнаша. Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка кичә кич килде.

Читайте на сайте