World News

Татарстан синоптиклары гыйнвар аенда кар күп явачак дип фаразлый

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның гыйнварында Татарстанда уртача һава температурасы климат нормасы чикләрендә булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразлавынча, Казанда уртача айлык температура -10 градус, республика буенча -10,9 градус тәшкил итәчәк, бу күпьеллык күрсәткечләргә туры килә.

Шул ук вакытта, гыйнварда явым-төшем күләме климат нормасыннан югарырак булыр дип фаразлана. Казанда ул - 46 миллиметр, Татарстан буенча 33 миллиметр тәшкил итә, әмма чынлыкта күрсәткечләр аннан артып китәргә мөмкин.

Читайте на сайте