World News

Татарстанда 2026 елда кемнәр пенсиягә чыга алачагы билгеле

2026 елда Татарстанда яшәүче кайбер гражданнар пенсиягә чыга алачак. Кемнәр лаеклы ялга китә алачагы турында – «Татар-информ»материалында.

Хәзерге вакытта Россиядә этаплап пенсия реформасы үткәрелә. Пенсиягә чыгу яшен арттыру ун елга — 2019 елдан 2028 елга кадәр чорга исәпләнгән.

Реформа төгәлләнгәч, яшь бусагасы биш елга артачак: ул хатын-кызлар өчен 60 яшь, ә ир-атлар өчен 65 яшь булачак.

2026 елда кемнәр пенсия рәсмиләштерә алачак

2026 елда гомуми нигездә пенсиягә чыгу хокукын 1962 елда туган һәм 64 яше тулган ир-атлар, шулай ук 1967 елда туган һәм 59 яшькә җиткән хатын-кызлар алачак.

Моннан тыш, пенсия түләүләрен вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен законлы нигезләре булган татарстанлылар да рәсмиләштерә алачак.

Читайте на сайте