World News

Татарстанлыларга буран һәм көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр

Якындагы тәүлектә республикада секундына 20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе төбәк халкына начар һава торышы шартларында үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында искәртте.

Машиналар йөри торган юл аша чыкканда җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Реклама щитлары, юл билгеләре һәм электр линияләре астында качарга ярамый.

Гомергә, сәламәтлеккә яисә милеккә куркыныч янаганда, 112 телефонына шалтыратырга кирәк.

Читайте на сайте