Володин: 1 гыйнвардан балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чаралары гамәлгә керде
Гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион кыйммәтләрне яклау – Дәүләт Думасы эшенең төп өстенлекләре. Бу хакта аның рәисе Вячеслав Володин белдерде. Аның сүзләрен парламент палатасы матбугат хезмәте китерә.
Спикер хәбәр иткәнчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа социаль ярдәм чаралары гамәлгә кертелде. Мәсәлән, ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар хәзер физик затлар кеременә түләгән салымның бер өлешен кире кайтаруга исәп тота ала.
Билгеле бер шартларны үтәгән очракта, дәүләт 13 процентлы стандарт ставка белән 6 процентлы ставка белән яңадан исәпләнгән салым арасындагы аерманы компенсацияләячәк.
Үзгәрешләр корпоратив ярдәм чараларына да кагылды. Ел башыннан эш бирүче хезмәткәрләргә бер тапкыр бирә ала торган түләүнең лимиты бер миллион сумга кадәр арттырылды. Бу акчаларнв компания хезмәткәрләргә бала тапкан, уллыкка яки опекага алганнан соң беренче ел дәвамында бирә ала. Элек мондый түләүнең салым салынмый торган бусагасы 50 мең сум тәшкил итә иде.
Югары исемгә лаек булгаң күп балалы гаиләләр һәм хатын-кызлар өчен дә аерым ярдәм чаралары каралган. Герой-аналар өчен социаль пенсиянең 415 проценты күләмендә өстәмә матди ярдәм билгеләнгән. Күп балалы ата-аналар өчен 2026 елдан яшь ярымга кадәр бала карау чорын иминият стажына кертүгә чикләүләр гамәлдән чыгарылган. Шулай ук күп балалы гаиләләргә тиешле салым ташламалары исемлеге киңәйтелгән.